"Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды турындагы" 1133 номерлы (14.12.2018) ТР Министрлар Кабинеты карарына үзгәртүләр кертү турындагы" 222 номерлы (11.03.2022) ТР Министрлар Кабинеты Карары белән ТР Пространство белешмәләре фонды турындагы Нигезләмә расланды.
Әлеге Нигезләмә фонд тотучы - "ТР Пространство белешмәләре фонды" дәүләт бюджет учреждениесенең вәкаләтләрен һәм функцияләрен билгели.
Нигезләмә белән билгеләнгән Фондның составы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары һәм аларга караган дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан оештырылган геодезия һәм картографик эшләр башкару нәтиҗәсендә алынган геодезия, картографик материаллар һәм пространство мәгълүматлары җыелмасыннан гыйбарәт.
ТР ПБФ алып бару физик һәм юридик затларга анда булган мәгълүматларны тапшыру күздә тота һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Пространство мәгълүматлары дәүләт фондларындагы мәгълүматларны һәм материалларны биргән өчен түләү күләмен билгеләү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларының үз көчләрен югалтуын тану турында» 2017 елның 15 мартында расланган 299 номерлы карары белән регламентлана.
Шундый ук норматив хокукый актлар пространство мәгълүматларының региональ фондларын булдырган Россия Федерациясенең башка субъектларында да кабул ителде.