Үләт чокырларын тоту өчен бирелгән финанс чараларыннан файдалану буенча методик кулланма проектын карау киңәшмәсе үтте

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

       11.06.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында җирле үзидарә органнарына ТР № 9 Законы кысаларында дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү максатыннан ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе эшләп чыгарган үләт чокырларын тоту өчен бирелгән финанс чараларыннан файдалану буенча методик кулланма проектын карау киңәшмәсе үтте.

       Министрның беренче урынбасары Сергей Демидов җитәкчелегендә үткән киңәшмәдә ТР финанс министрлыгы, ТР МК ветеринариясенең баш идарәсе, ТР МК каршындагы ТР социаль һәм икътисади тикшеренүләр үзәге, ТР муниципаль берәмлекләр шурасы, шулай ук Арча, Балтач, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Нурлат муниципаль районнарының вәкилләре катнашты.

       Бу сорау буенча киңәшләшү барышында киңәшмә катнашчылары методик кулланма проекты буенча булган кимчелекләрне күрсәттеләр һәм тәкъдимнәрен керттеләр. Эшләнелеп беткән методик кулланма тиз арада расланылганнан соң, ТР 13.01.2012 елда чыккан №9 законын тормышка ашыру буенча җирле үзидарә органнарына практик ярдәм күрсәтү максатыннан Чаллы шәһәре һәм муниципаль районнарының хакимият башлыкларына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International