ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында дәүләт хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды

2022 елның 18 марты, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Максим Рогожкин рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең 4 вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

- җыелма-аналитик бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

- хокук идарәсенең дәүләт мөлкәте мәнфәгатьләрен яклау бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

- кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече;

- дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.

Конкурста вакантлы вазифаларга 11 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

Сагеева Зөлфия Хәбибулла кызы; Немаев Ислам Мансур улы; Шагеев Тимур Шамил улы; Хайрова Алия Айрат кызы.

Шулай ук аттестация комиссиясе алдында 4 дәүләт граждан хезмәткәре квалификация имтиханын аларга һөнәри хезмәт эшчәнлеген бәяләү нигезендә класслы чин бирү максатыннан тапшырдылар.

Аттестация комиссиясенең бердәм тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, барлык дәүләт граждан хезмәткәрләренә тиешле класслы чиннар биреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International