ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында видеоконференция режимында «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ, ТР Президенты Аппараты, «Транснефть-Прикамье» АҖ, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ, «Түбән Кама нефтехим» ҖАҖ вәкилләре катнашында торак төзелеше объектларына магистраль торба үткәргечләрнең рөхсәт ителгән минималь арасын салу сораулары буенча киңәшмә үтте.
Әлеге зоналар буенча мәгълүмат генераль планнар, җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен һәм территорияләрне планлаштыру проектларын эшләгәндә кулланыла.
Киңәшмәдә шулай ук торак пунктлар янындагы торбаүткәргечләрне үтүнең көзен ачыклау мәсьәләсе дә куелды.