Татарстан Республикасы чикләрен билгеләү буенча эшче төркем чираттагы атналык киңәшмә үткәрде. Киңәшмә эшендә эшче төркем составында министр урынбасары Максим Рогожкин, «ТР пространство мәгълүматлары фонды» ДБУ директоры Айрат Усманов, директор урынбасары Руслан Комаров һәм Фондның геодезия һәм картография бүлеге башлыгы Андрей Логашин катнашты. Киңәшмәгә видеоэлемтә аша кадастр палатасы, Росреестрның ТР буенча идарәсе һәм дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе вәкилләре дә кушылды.
Киңәшмәдә катнашучылар чик проекты белән кисешкән схема нигезендә исәпкә куелган урман кишәрлеге буенча эшләрнең торышы турында фикер алыштылар (Марий Эл чиге буенча 3 участок, Самара өлкәсе белән 1 участок).