2022 елгы декларация кампаниясенә багышланган белем бирү семинары узды

2022 елның 30 марты, чәршәмбе

2012 елның 30 мартында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәния Әһлиуллин рәислегендә 2022 елның декларация кампаниясе һәм коррупцион хокук бозуларны профилактикалау, мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмау һәм җайга салу буенча укыту семинары узды.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре өчен Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Сәгыйтьҗанов чыгыш ясадылар. 

Семинар барышында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирүнең проблемалы мәсьәләләре, шулай ук мәнфәгатьләр конфликтын булдырмауның һәм җайга салуның төп мәсьәләләре яктыртылды. Хезмәткәрләр бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International