“ТР Пространство белешмәләре фонды” учреждениесендә шәһәр төзелеше документларын эшләү сораулары буенча Менделеевск муниципаль районы җитәкчелеге белән киңәшмә үтте.
Очрашуда Менделеевск районы авыл җирлекләре генераль планнарын эшләү барышы, тәмамлау сроклары һәм ЕГРНга кертү вакыты сөйләшенде. Шулай ук район җитәкчелеге территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән тагын ике авыл җирлеге торак пунктлары чикләрен билгеләү кирәклеге турында карар кылды. Аңа кадәр МР Советы утырышында район депутатлары Ижевка һәм Монай авыл җирлекләре генераль планнарын эшләүне кирәксез, дип тапты.