Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин эшлекле очрашу белән “ТР Пространство белешмәләре фондында” булып китте.
Очрашу барышында Фәнил Әнвәрович җитештерү бүлекләре буенча йөреп, Фонд тарафыннан башкарылган агымдагы эшләр белән танышты. Аннан соң “ТР ПБФ” ДБУ җитәкчелеге катнашындагы киңәшмәдә учреждениенең 2030 елга кадәр бурычлары, планнары һәм перспективалы юнәлешләре турында презентация күрсәтелде. Министр әлеге стратегияне югары бәяләде һәм алга таба рәсми рәвештә раслар өчен төгәл эш планы һәм аны үтәү өчен кирәкле финанс хисабын әзерләргә кушты.
Шулай ук министрга регион турында актуаль картография-геодезик мәгълүмат белән архив фондын тулылындару, рус һәм татар телләрендә, шулай ук Татарстан районнарында күпләп яшәгән башка халык телләрендә ТР географик объектлары атамалары каталогын алып бару, территориаль планлаштыру документларын тәртипкә китерү һәм Татарстан чиген билгеләү эшләре буенча да хисап тотылды.