Чистай районында шәһәр төзелеше документларын эшләү дәвам итә

2022 елның 1 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондына эшлекле очрашу белән Чистай муниципаль районы администрациясе вәкилләре килде.

Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов белән районның архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Андрей Шумилов генераль планнар төзү һәм территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән авыл җирлеге торак пунктлары чикләрен билгеләү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.

Очрашу барышында хезмәттәшләргә чикләрне билгеләү этапларын, документларны әзерләү процессын аңлаттылар, шулай ук юридик моментлар белән бәйле сорауларга да җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International