Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов Марий Эл Республикасының төзелеш һәм архитектура министры Михаил Степанов белән эшлекле очрашуда катнашты.
Очрашуның төп максаты – чик урынын билгеләү һәм субъектлар арасында килешүгә кул кую белән бәйле агымдагы сорауларны хәл итү.
Татарстан белән Марий Эл чигенең озынлыгы 325 км тәшкил итә. Тикшерүләр узганнан соң, биредә 44 бәхәсле участок табылган иде, хәзерге вакытта аларның барысы да килешенгән. Чикне билгеләү эшләрен дәвам итү өчен чик проектына һәм кадастр участоклары киселеше сурәтләүләренә Марий Эл Росреестрыннан махсус бәяләмә алу кирәк.