Электрон мактау тактасы турындагы Нигезләмә нигезендә, 2022 елда Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен 15 дәүләт граждан хезмәткәре билгеләнгән. Карар кандидатларның формалаштырылган рейтингын исәпкә алып кабул ителде.
Кандидатлар рейтингы дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри һәм шәхси сыйфатларын бәяләүнең расланган Методикасы буенча формалаштырылды. Электрон мактау тактасын булдыруның төп максаты-Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтенең абруен күтәрү һәм республика дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри хезмәт эшчәнлегендәге казанышларын җәмәгатьчелек тарафыннан тану.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге башлыгы Гүзәл Миндубаеваны һәм мактау тактасына кертелгән барлык дәүләт хезмәткәрләрен чын күңелдән котлый һәм аларга киләчәктә дә уңышлар тели.
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасы «Татарстан Республикасы рәсми порталы» ДМС составына керүче «дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәт» сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.tatarstan.ru/doska-pocheta к