Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоэлемтә режимында бәхәсле участоклар табылган РФ субъектлары арасындагы чикләр турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә эшендә катнашты.
Әлеге чара Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте тарафыннан оештырылды, биредә Росреестрның төбәк идарәләре катнашты. Шулай, Татарстан буенча Росреестр Идарәсе Удмуртия, Марий Эл республикалары, Киров һәм Ульяновск өлкәсе белән чикләрне билгеләү эшләре буенча хисап тотты. Киңәшмәдә шулай ук министр урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” вәкилләре катнаштылар.