Министрлыкның икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2022 елның 31 нче март торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 116,23 млн сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 23,37 % ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча: 2012 елның 31 мартына Татарстан Республикасы бюджетына кергән:
мөлкәтне арендалаудан-51,62 млн сум – план 28,9 % ка үтәлгән;
җир арендалаудан-19,29 млн сум – план 28,4% ка үтәлгән;
сервитуттан-5,76 млн. сум – план 192% ка үтәлгән;
мөлкәтне сатудан-6,99 млн сум – план 23,3% ка үтәлгән;
ышанычлы идарәдән-32,45 млн сум– план 101,8% ка үтәлгән;
дивидендлар-0,05 млн сум - план 0,1% ка үтәлгән;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 0,04 млн. сум - план 0,1% ка үтәлгән.
башка табышлардан-0,03 млн. сум.