Фәнил Әһлиуллин ятим балаларның торак урыннары мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде

2022 елның 5 апреле, сишәмбе

Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО вәкилләре катнашында ятим балалар арасыннан булган затларны торак белән тәэмин итү сораулары буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә түбәндәге мөһим мәсьәләләр каралды:

торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычларны бетерү;

2022 елда ятим балалар арасыннан булган затларга фатир алу өчен федераль бюджеттан өстәмә финанслау мөмкинлеге;

социаль наем шартнамәләре төзүгә яллаучылар килмәү.

Үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча әлеге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән берничә чара кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International