Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашында «муниципаль милек һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру " программасы буенча муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы ачылды.
Стажировкада Бөгелмә муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Эркенова Диләрә, Буа муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Маллямова Ирина, Буа муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасарыТаканаева Анастасия, Лаеш муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы Рәисе урынбасары Хисмәтова Эльвира, һәм Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Кузнецова Татьяна катнашты.
Стажировка программасына Министрлыкның муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, шулай ук практик эшчәнлек барышында барлыкка килә торган иң актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр кертелде.