Муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды. Стажировка барышында тыңлаучылар өчен лекция һәм практик дәресләр үткәрелде, анда муниципаль милекне исәпкә алу, бәяләү бергәлеге белән хезмәттәшлек итү, муниципаль милекне бәяләү турындагы хисапларга экспертиза ясау, муниципаль милек белән идарә итү һәм аны электрон рәвештә тормышка ашыру, муниципаль берәмлектә җир мөнәсәбәтләрен үстерү, муниципаль унитар предприятиеләр һәм акционерлык җәмгыятьләре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, устав капиталында муниципаль берәмлек өлеше булган акционерлык җәмгыятьләре белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, кадастр мөнәсәбәтләре өлкәсендә эшчәнлек сораулары каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча тыңлаучыларга Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең кыска сроклы стажировкасы узу турында билгеләнгән үрнәктәге документлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International