14 июнь көнне ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында “Ришвәт бирмим һәм алмыйм” дип исемләнгән акция кысаларында «Татарстан Республикасының яшьләр союзы» региональ иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре белән очрашу узды.
Очрашу барышында яшьләр оешмасы активистлары министрлык эшчәнлеге һәм андагы коррупциягә каршы көрәш буенча башкарылган эш белән таныштылар. Алар үз чиратында ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләрен оешманың юнәлешләре, шул исәптән коррупциягә каршы көрәш буенча уздырылган эшләре турында сөйләделәр.
Очрашу соңында оешма вәкилләре министрлык хезмәткәрләренә арткы битенә ришвәтчелек өчен билгеләнгән РФ җинаятьләр кодексы маддәсеннән алынган өземтәләр бастырылган 5000 сум номиналлы кәгазь акча рәсеме сурәтләнгән листовкалар тараттылар.