ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин муниципаль районнар катнашында видеоконференция режимында җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге сораулар буенча чираттагы киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү, гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү, Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл җирлекләреннән Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш буенча генераль планнар һәм кагыйдәләр эшләү, торак пунктларның һәм территориаль зоналарның Бердәм реестрына кертү һәм бердәм мәгълүмати ресурска, шул исәптән магистраль торба үткәргечләрнең саклау зоналары турындагы мәгълүматларны кертү эшләренең барышы буенча проблемалы мәсьәләләр каралды.
Киңәшмә барышында муниципаль районнар әлеге мәсьәләләр буенча башкарылган эшләр турында хисап тотты.