Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча оештырылган эш төркеме чираттагы атналык киңәшмәсен үткәрде. Анда министр урынбасары Максим Рогожкин катнашты. Сорау буенча фикер алышуда видеоэлемтә режимында шулай ук “ТР Пространство белешмәләре фонды”, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, республиканың Кадастр палатасы һәм Росреестр идарәсе вәкилләре дә кушылды.
Киңәшмәдә Марий Эл Республикасы һәм Самара өлкәсе чигендә схема нигезендә теркәлгән һәм чик проекты белән кисешүләре булган урман кишәрлекләре буенча карарлар кабу ителде.
Әйтергә кирәк, агымдагы елда Татарстан чиген билгеләү буенча барлык эшләрне тәмамлау планлаштырыла.