Шәһәр төзелеш эшчәнлеге кагыйдәләре яңартылды

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

“РФ аерым закон актларына үзгәртүләр кертү турындагы” 58 ФЗ 7 матдәсе белән түбәндәге үзгәрешләр кабул ителде:

1) торак пункт генераль планын килештерү яисә булган генпланга үзгәртүләр кертүне башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль органы, РФ субъектының дәүләт хакимияте югары башкарма органы белән килештерү срогы бер айдан да артмаска тиеш;

2) генераль планнар, җир кулланылышы һәм төзелеш кагыйдәләре (ПЗЗ) проектлары, территорияне планлаштыру проектлары, территорияне бүлү проектлары, санап кителгән документларның берәрсенә үзгәртүләр кертү проектлары буенча җәмгыять тыңлауларын үткәрү срогы андый тыңлауларны үткәрү турында халыкка игълан итүдән алып аларның нәтиҗәләрен бастыруга кадәр бер айдан артык вакыт үтмәскә тиеш;

3) җирлекнең, шәһәр округының генераль планына үзгәртүләр, ПЗЗга үзгәртүләр кертү проектларын хәзерләү территорияне планлаштыру буенча документларны әзерләү белән бервакытта алып барылырга мөмкин;

4) ПЗЗга үзгәртүләр кертү очрагында документ проектлары буенча тыңлаулар торак пункт чикләрендә үткәрелә, әгәр үзгәртүләр торак пункт чигеннән тыш әзерләнсә – тыңлаулар якындагы торак пунктта җир участоклары хуҗалары, капиталь төзелеш объектлары өлеше булган биналарның хуҗалары катнашында үткәрелергә тиеш;

5) РФ Хөкүмәте тарафыннан ике һәм аннан күбрәк җир участокларына линия объектлары булмаган капиталь төзелеш объектларын төзүгә рөхсәт бирү, андый объектларны кулланылышка кертү турында рөхсәт бирү, шулай ук алар өчен җир участоклары шәһәр төзелеше планнарын бирү очраклары һәм тәртибе билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International