«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе күчемсез, күчемле һәм башка милекне сату эшен дәвам итә. 2022 елның беренче кварталында Татарстан Республикасы учреждениеләренә оператив идарә хокукында беркетелгән мөлкәтне сату буенча 10 электрон аукцион үткәрелде. Бу сатуларда барлыгы 20 701 765 сумлык 36 автотранспорт чарасы сатылды.