“ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ хезмәткәрләре Казан федераль университеты Идарә, икътисад һәм финанс институтының география һәм картография кафедрасы промо-роликларын төшерүдә катнашты.
Әлеге видеоязмалар студентларны кафедрага җәлеп итү максаты белән төшерелде, шулай ук алар бүгенге заманда “Икътисади география һәм территорияләрнең пространствода үсеше”, “Икътисадта һәм идарә итүдә геомәгълүмати һәм космик технологияләр” кебек магистр программаларының актуальлеген аңлата.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Фондта әлеге юнәлешләр буенча уңышлы практика узган студентлар эшкә урнаштырылган.
Видеороликларны әлеге сылтама аша карап була.