Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин видеоконференция режимында республика муниципаль районнары белән ТР Президенты һәм ТР Хөкүмәтенең җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге йөкләмәләрен үтәүне тоткарлый торган кайбер мәсьәләләр буенча чираттагы атналык киңәшмә үткәрде.
Муниципаль районнар вәкилләре гидротехник корылмаларны рәсмиләштерүне тәмамлау, индивидуаль торак төзелеше өчен файдаланыла торган җир кишәрлекләренең минималь күләмен билгеләү (10 сутыйдан да ким булмаган) буенча эшләрнең торышы турында сөйләделәр, башка проблемалы мәсьәләләрне дә билгеләделәр. Катнашучылар шулай ук генераль планнарны һәм авыл җирлекләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен эшләү барышы турында фикер алыштылар.
Бу атнада узган киңәшмәдә Азнакай, Әлки, Арча, Әтнә, Бөгелмә, Кукмара, Мамадыш, Тукай, Теләче һәм Чирмешән районнары вәкилләре катнашты.