«Промтех-Казан» АҖ җитәкчелеге ТР Пространство белешмәләре фонды белән танышты

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды”нда “Промтех-Казан” АҖ генераль директоры Юрий Лысков белән эшлекле очрашу үтте.

Аралашу барышында җитәкчеләр уртак эшләр хакында, шулай ук “Промтех-Казан” җәмгыятенең яңа җитештерүләрен төзү барышында Фонд тарафыннан консультацияләр бирү турында сөйләштеләр.

Белешмә өчен: “Промтех-Казан” АҖ очкычлар һәм космик аппаратлар өлешләрен җитештерү белән шөгыльләнә. Заказ бирүчеләр исемлегендә авиация өлкәсендәге зур оешмалар күрсәтелгән: Берләштерелгән авиатөзелеш корпорациясе (Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – “Туполев” ГАҖ филиалы), Берләштерелгән ракета-космик корпорациясе, “Россия вертолетлары” (Казан вертолет заводы), Берләштерелгән судно төзүче корпорация, шулай ук Мәскәүдәге “ТГК-7” АҖ һәм Ярославльдәге “ТГК-8” ҖЧҖ энергетик җитештерүләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International