Марий Эл белән чикне билгеләү эшләре дәвам итә

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Бүген “ТР Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов белән территориаль планлаштыру бүлеге җитәкчесе Владимир Кандалинцев Марий Эл Республикасының төзелеш һәм архитектура министры Михаил Степанов белән эшлекле очрашуда катнаштылар.

Очрашуның төп максаты – чик урынын билгеләү һәм субъектлар арасында килешүгә кул кую белән бәйле агымдагы сорауларны хәл итү. Шулай ук җитәкчеләр ТР Пространство белешмәләре фонды тарафыннан Марий Эл территориясендә торак пункт чикләрен билгеләү һәм шәһәр төзелеше документларын эшләү буенча хезмәттәшлек турында аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International