Буада узган зона семинар-киңәшмәсендә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар

2022 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Буада авыл һәм шәһәр муниципаль берәмлекләре башлыклары зона укыту семинар-киңәшмәсенә җыелды. Семинар-киңәшмәне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Чарада район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, республиканың сигез районыннан авыл хуҗалыгы кооперативлары вәкилләре катнашты. Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Кайбыч , Тәтеш, Яшел Үзән һәм Кама Тамагы районнары делегацияләре үзләрен борчыган мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Семинар-киңәшмә барышында авыл җирлекләре башлыклары алдында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре үсеше өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр һәм бурычлар буенча ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев чыгыш ясады.
Семинар барышында проблемалы мәсьәләләрнең бер өлеше пленар утырыш алдыннан узган түгәрәк өстәлләр эше форматында фикер алыштылар. 
Утырыш авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерларының еллык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International