ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясендә катнаштылар

2022 елның 14 мае, шимбә

Бүген, Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре «Хәтер бакчасы» табигатьне саклау акциясе кысаларында Яшел Үзән районы Кызыл Октябрь участок урманчылыгының урман фондында ылыслы токым үсентеләре утыртуда катнаштылар. Язгы һәм кояшлы һава торышы да бердәм эш алып барды.

Исегезгә төшерәбез, агач утырту буенча республика табигатьне саклау акцияләре ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 2011 елдан бирле үткәрелә. Аларның максаты-республиканың урман ресурсларын яңадан торгызу һәм арттыру, урманга сак караш тәрбияләү, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау проблемаларына җәлеп итү һәм тулаем экологик хәлне яхшырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International