Кадастр хисабына Татарстанның 1170 торак пункт чиге кертелгән

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Татарстан Республикасы торак пунктлары чикләре турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә кадастр хисабына 3119 торак пунктан 1170 чик турында белешмә кертелгән.

Төрле башкаручыларда 252 җирлекнең генераль планы эшләнелә, бу исә 881 торак пункт чиген кадастр хисабына кертүне тәэмин итәчәк. Аннан тыш 281 муниципаль берәмлек буенча Җир кулланышы һәм төзелеше кагыйдәләре эшләнелә. ЕГРНга 66 җирлекнең территориаль зоналары чиге кертелгән.

Шулай ук 28 муниципаль район тарафыннан (290 авыл җирлегенә кергән 933 торак пункт исәпләнә) территориаль планлаштыру схемасына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пункт чикләрен билгеләү каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International