Кичә Кукмарада республиканың төньяк зонасына керүче 11 муниципалитет: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Теләче муниципаль районнары башлыклары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, эшмәкәрләр белән киңәшмә узды. Зона семинар-киңәшмәсен ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Семинар-киңәшмә барышында авыл җирлекләре башлыклары белән ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев чыгыш ясады. Министр урынбасары чыгышында муниципаль дәрәҗәдә Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль сораулар каралды. Җир законнарындагы үзгәрешләр, җирле бюджетка керемнәрнең үсеш резервларын куллану, территориаль планлаштыру, торак пунктларны киңәйтү, хуҗасыз милекне, гидротехник корылмаларны рәсмиләштерү, сатуларда җир кишәрлекләре бирү һәм башка мәсьәләләргә зур игътибар бирелде.
Утырыш авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермерларының еллык республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды.