Вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2022 елның 20 мае, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияров рәислегендә дәүләт гражданлык хезмәтенең түбәндәге вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды::

Министрлыкның дәүләт җирләреннән нәтиҗәле файдалану бүлеге башлыгы урынбасары; министрлыкның Кадастр мөнәсәбәтләрен хокукый тәэмин итү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече; Министрлыкның инвестицион проектларын тормышка ашыру һәм дәүләт учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү секторының 1 разрядлы өлкән белгече.

Конкурста вакантлы вазифаларга 11 дәгъвачы катнашты. Конкурста катнашучылар тарафыннан эшләнгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары катнашында үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнде:

Абдуллина Гөлнара Рафаэль Кызы;
Рәхимҗанова Альбина Илгиз Кызы;
Хантимерова Аделина Рафик Кызы.
       Барлык җиңүчеләргә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International