ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре җиңел атлетика буенча ТР Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасында катнаштылар

2022 елның 21 мае, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында Казан шәһәренең Үзәк стадионында җиңел атлетика буенча спорт ярышлары узды.

Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 24 командасы үзләренең спорт осталыкларын, чыдамлылыгын һәм тизлеген күрсәттеләр.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының бер өлешен Алинә Зыятдинова, Эльвира Бадыкова, Линар Әлмөхәммәтов һәм Альберт Рахманкулов якладылар. Үз командасына көч биреп торырга хезмәттәшләре дә килгән иде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан үткәрелгән җирәбә нәтиҗәсендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе, ТР Югары Суды һәм ТР Икътисад министрлыгы командалары белән бергә 4х100 эстафетасында бишенче йөгерештә катнашты. Афәрин! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International