Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә республика чикләрен билгеләү буенча эш төркеме утырышы узды.
Киңәшмәдә министр урынбасары Максим Рогожкин, “ТР Пространство белешмәләре фонды” ДБУ директоры Айрат Усманов, аның урынбасары Руслан Комаров, геодезия һәм картография бүлеге җитәкчесе Андрей Логашин, Татарстан буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Артем Костин катнаштылар.
Биредә республика белән чиктәш 8 төбәк буенча агымдагы сораулар күтәрелеп, җир төзелеше эшләрен ясау, чикнең калган өлешләрен килештерү һәм алга таба килешүләр төзү буенча эш планы билгеләнде. Шулай ук иртәгә Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте тарафыннан киңәшмә үткәреләчәк, аның барышында чик буенча өстәмә карарлар кабул ителүе көтелә.