Росреестрда Татарстан Республика чиген билгеләү буенча эшләр барышын анализладылар

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтендә видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы белән чиктәш Россия Федерациясе төбәкләре арасындагы чик турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Биредә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгыннан министр Фәнил Әһлиуллин, аның урынбасары Максим Рогожкин һәм “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ җитәкчелеге катнашты. Киңәшмәгә шулай ук Росреестрның төбәк идарәләре дә кушылды.

Катнашучылар республикага чиктәш 8 төбәк – Марий Эл, Башкортостан, Чуваш, Удмуртия республикалары, Оренбург, Киров, Ульяновск, Самара өлкәләре белән чикне билгеләү эшләрен карап, чик узу буенча килешүләрнең барлыгын-юклыгын тикшереп, дәүләт экспертизасына документларны тапшыру вакытын билгеләделәр. Кадастр эшләрен тәмамларга кирәкле чик фрагментлары буенча да аерым тема кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International