Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләре өчен квалификация күтәрү программасын ачуда катнашты

2022 елның 30 мае, дүшәмбе

30 майдан 31 майга кадәр КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә "Җирле үзидарә органнары эшчәнлегендә җир һәм мөлкәт мәсьәләләре. Муниципаль җир контроле" программасы буенча квалификацияне күтәрү курсы үтә.

Чараны ачу тантанасында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин һәм КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов чыгыш ясады.

Фәнил Әһлиуллин Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсенең киңкырлы булуын, динамик рәвештә үсүен һәм еш кына тәҗрибәле белгечләргә дә җавап бирү кыен булган сораулар килеп чыгуын билгеләп үтте. Шуңа күрә Министрлык Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белән берлектә үз хезмәткәрләрен һәм муниципаль хезмәткәрләрне укытуны оештыруга зур әһәмият бирә.

Укуларда катнашучылар дәүләт һәм муниципаль милек белән идарә итүнең норматив нигезләре өлкәсендәге законнар яңалыклары белән танышачаклар, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупцион хокук бозуларның төп төрләрен, коррупциягә каршы тору чараларын караячаклар, мәгълүмат куркынычсызлыгы һәм мәгълүматны саклау нигезләрен өйрәнәчәкләр һәм башкалар.

Уку нәтиҗәләре буенча электрон тест формасында аттестация үткәрү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International