Бүген Казан Кирмәнендә Россия Федерациясе субъектлары – Татарстан Республикасы һәм Башкортостан Республикасы арасындагы чикне билгеләү буенча Килешүгә кул куелды. Документны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров имзаладылар.
Аңа кадәр Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына республика чиген билгеләү, шул исәптән картография һәм кадастр материалларын өйрәнү, чикне төгәлләштерү, килеп чыккан бәхәсле сорауларны хәл итү буенча күрше төбәк вәкилләре белән сөйләшүләрне һәм эшлекле утырышларны оештыру кебек эшләр алып бару йөкләнелгән иде.
Республика Россия Федерациясенең 8 субъекты белән чиктәш. Татарстан чигенең гомуми озынлыгы 3 403 километр тәшкил итә. Эзләнүләр дәвамында 573 бәхәсле участок табылган иде, бүгенге көндә сорауларның күпчелек өлеше хәл ителгән.
Башкортостан Республикасы белән чикнең аныклаган озынлыгы 498 километр тәшкил итә. Картография һәм кадастр материалларын җыю һәм анализлау нәтиҗәсендә 66 проблемалы участок табылды. Бөтен проект эшләре Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды белән берлектә алып барылды.
Ике төбәк арасындагы чикне билгеләү турындагы Килешү имзаланганнан соң, документ Татарстан Республикасы Дәүләт советына раслауга җибәреләчәк.