ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан 2013 елның икенче яртыеллыгында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

       Татарстан Республикасының дәүләт милкен һәм җирләрен максатчан, нәтиҗәле һәм законлы файдалануны контрольдә тоту максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2013 елның икенче кварталында 2013 елны үткәрергә планлаштырылган 79 тикшерүдән  26 тикшерү үткәрде.

       Тикшерү вакытында тикшерелгән учреждениеләрнең түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланды:

-       дәүләт милкен хуҗасы ризалыгыннан башка бүтән оешмаларга тапшыру;

-       объекттан эксплуатацияләүгә рөхсәт бурмаган килеш файдалану;

-       оешма балансында торучы учреждениенең күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) оператив идарә итү хокукы (даими(сроксыз) файдалану) теркәлмәгән;

-       оешма тарафыннан файдаланылышта торган  учреждениенең күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) оператив идарә итү хокукы (даими(сроксыз) файдалану) теркәлмәгән;

-       учреждениенең күчемсез милек объектларына (җир кишәрлекләренә) оператив идарә итү хокукы (даими(сроксыз) дәүләт теркәве үтү турындагы таныклыкның мәгълүматлары фактик мәгълүматлар белән туры килмиләр.

       2013 елның икенче кварталында булган тикшерү нәтиҗәләре буенча мәдәният учреждениеләрен тикшерү буенча 12 акт тиешле чаралар күрү өчен Татарстан Республикасы Прокуратурасына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International