Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 196,56 млн сум салым булмаган табыш керде

2022 елның 3 июне, җомга

2022 елның 31 нче май торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 196,56 млн сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 46,28 % ка үтәлде.

Шул исәптән, статьялар буенча: 2022 елның 31 маена Татарстан Республикасы бюджетына кергән:

мөлкәтне арендалаудан -98,46 млн сум – план 55,2 % ка үтәлгән;

җир арендалаудан-29,22 млн сум – план 43 % ка үтәлгән;

сервитуттан-9,93 млн сум – план 330,9 % ка үтәлгән;

мөлкәт сатудан-8,25 млн сум акча кергән – план 27,5 % ка үтәлгән;

җир кишәрлекләрен сатудан-4,61 млн сум акча кергән – план 307,3 % ка үтәлгән;

ышанычлы идарәдән-43,55 млн сум – план 136,6 % ка үтәлгән;

дивидендлар-0,51 млн сум – план 0,6 % ка үтәлгән;

дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 1,98 млн сум - план 7 % ка үтәлгән;

башка табышлардан-0,07 млн сум табыш кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International