Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасыминистр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында йөзү ярышларында катнашты. Ярышлар «Буревестник» спорт комплексы базасында ирекле стиль белән 4х50 эстафета формасында узды. Барлыгы дүрт йөзү булды.
Команда составында эстафетада шулай ук Зөлфәт Галәветдинов, Алмаз Мөбарәков һәм Линар Әлмөхәммәтов катнашты. Үз йөзүендә команда – 3 урын, ярыш нәтиҗәләре буенча 9 урын яулады. Афәрин! Без сезнең белән горурланабыз!
Безнең команда спортчыларына көч биреп торырга хезмәттәшләре килде.