2018 елдан бирле «Торак фонды белән идарә итү департаменты» дәүләт бюджет учреждениесе тарафыннан «Ятим балаларны һәм ата – ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» федераль программасын үтәү кысаларында биш ел элек алынган торакка 856 социаль найм килешүе төзелде.
552 ятим-балалар гаиләләре фатир һәм шәхси торак йортларга ия булды. Бу юнәлештә эш даими башкарыла.