«Коткару» медицина берләшмәсе белән концессион килешмә төзелде

2013 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

       25.06.2013 ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Х. Такташ ур., 115 нче йорт адресы буенча урнашкан бинадагы 714,4 кв.м бүлмәләргә карата «Коткару» медицина берләшмәсе белән концессион килешмә төзелде.

       Бүлмәләр концессионерга Министрлык тарафыннан 15 елга бирелде. Килешмә кысаларында концессионер бу бүлмәләрне Татарстан Республикасындагы мәҗбүри медицина иминият системасында Россия Федерациясе гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтү медицина ярдәме күрсәтү өчен кулланачак.

       Министрлык үткәргән конкурс нәтиҗәләре буенча концессионер 285 көн дәвамында объектны үзгәртеп корырга һәм 315 көн үтүгә эшчәнлеге тулысынча башлар җибәрергә тиеш.

       Бүлмәләрне концессиягә тапшыру бу адрес буенча беркетелгән 18000 кешегә хезмәт күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International