Россия Хөкүмәте Пространство белешмәләренең милли системасы турындагы нигезләмә

2022 елның 14 июне, сишәмбе

РФ Хөкүмәте сайты хәбәр итүенчә, җир һәм күчемсез милек турында белешмәләр, шул исәптән хокук һәм кадастр бәяләре турындагы мәгълүмат, шулай ук пространство белешмәләре бер цифрлы платформага тупланачак. Бу җир һәм күчемсез милек хокукларын теркәү сферасында бизнес һәм гражданнар өчен дәүләт хезмәтен алуны камилләштерәчәк. Пространство белешмәләренең милли системасы турындагы нигезләмәне Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин имзалады.

Цифрлы платформа булдыру «Пространство белешмәләренең милли системасы» дәүләт программасы кысаларында каралган, аны Хөкүмәт 2021 ел ахырында раслаган. Ул пространство белешмәләре, күчемсез милек һәм җир мөнәсәбәтләре үсеше мәсьәләләрендә төп документы булып торачак. Әлеге ресурс җирләрдән файдалануның нәтиҗәлелеген арттырачак, идарә итү карарларын кабул итү өчен мәгълүматлар җыю процессларын гадиләштерәчәк, территориаль планлаштыру һәм пространство үсеше, проектлау һәм төзелеш мәсьәләләренә комплекслы карарга мөмкинлек бирәчәк.

Әлегә бу өлкәдә бердәм цифрлы ресурс юк, җир, күчемсез милек, урман, су һәм башка объектлар турында мәгълүмат төрле дәүләт мәгълүмат системаларында саклана. Бу актуаль пространство белешмәләрен алуны кыенлаштыра. Бердәм цифрлы платформаны эшләтеп җибәрү процедураларны гадиләштерергә һәм бизнес, гражданнар һәм хакимият органнары вәкилләре өчен дөрес һәм тулы мәгълүмат алу срокларын кыскартырга мөмкинлек бирәчәк.

Система өстендә эш берничә этаптан торачак. 2024 елга бердәм цифрлы платформаны эшләтеп җибәрү һәм аның 20 регион белән хезмәттәшлеген тәэмин итү күздә тотыла. Моның өчен 2022 ел ахырына кадәр Росреестр системада урнаштырылачак мәгълүмат форматларына карата таләпләрне расларга тиеш. Ведомствога шулай ук яңа платформа эшләгәндә 2021 елда кайбер төбәкләрдә (шул исәптән Татарстан Республикасының Әтнә, Яшел Үзән һәм Питрәч районнарында) үткәрелгән Җир һәм мөлкәт турында бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча эксперимент нәтиҗәләрен куллануны тәэмин итү, шулай ук яңа системаны 2023 ел ахырына кадәр сынауны тәэмин итү йөкләнде.

2030 елга пространство белешмәләрен һәм мәгълүмат системаларын цифрлы платформа белән интеграцияләү илнең барлык төбәкләре территориясендә тәэмин ителергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International