Биектау районының шәһәр төзелеше документларын хәзерләү сорауларын карадылар

2022 елның 15 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фондында Биектау районы Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге вәкилләре белән районның шәһәр төзелеше документларын хәзерләү сораулары буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы районнарының территориаль планлаштыру схемаларына үзгәртүләр кертү юлы белән торак пунктлар чикләрен билгеләү кысаларында Биектау муниципаль районының өч авыл җирлеге анализланды – Олы Битаман, Усад һәм Мүлмә АҖ. Нәтиҗәдә, районның ТП схемасына үзгәртүләр кертү проекты кирәксез, дип табылды. Киңәшмәдә шулай ук территориаль планлаштыруның башка сораулары да каралды, мәсәлән, Дачное һәм Красносельский (Березовка бистәсе) авыл җирлекләре генераль планнарын килештерү һәм раслау эшләре барышы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International