Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 15 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга барысы да килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 613 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 58 е аттестатларны 2013 елны алды.