ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Ульяновск өлкәсе делегациясе белән очрашу узды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министрның беренче урынбасары Артур Галиев җитәкчелегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының җитәкче составы Ульяновск өлкәсе Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министры Михаил Додин һәм аның урынбасары Александр Таушкин катнашында Ульяновск өлкәсе делегациясе белән очрашты.

Кунаклар ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән җентекләп таныштылар.  Очрашу барышында җир ресурслары белән идарә итү, кадастр мөнәсәбәтләре, территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналашуы, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, дәүләт һәм муниципаль милекне исәпкә алуны оештыру, муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү, РФ субъектлары чикләрен билгеләү һәм дәүләт милке һәм җир ресурслары белән идарә итүнең башка актуаль сораулары каралды.

Очрашу җылы, конструктив шартларда узды, ике як өчен дә зур кызыксыну уятты һәм нәтиҗәле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International