Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” ДБУ вәкилләре “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ тарафыннан оештырылган магистраль торба үткәргечләрнең минималь аралары һәм саклау зоналарына караган таләпләрне үтәү сораулары буенча киңәшмәдә катнашты.
Муниципаль берәмлекләр биргән мәгълүматка караганда, барлыгы саклау зоналары һәм магистраль торба үткәргечләрнең минималь аралары зоналары буенча 27 таләп бозу табылган. Шуларның 14-се, территориаль планлаштыру схемаларына һәм территория планнары проектларына үзгәртүләр кертү кысаларында, Буа, Лаеш, Чистай, Балтач, Норлат һәм Чирмешән районнары торак пункт чикләрен үзгәртү юлы белән хәл ителәчәк.