Татарстан Республикасы өчен Географик атамалар дәүләт каталогы реестры яңартылды

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

2022 елның июнендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә “Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре үзәге” ФДБУ сайтында Россия Федерациясенең 10 төбәге, шул исәптән Татарстан Республикасы өчен дә географик объектлар атамалары реестры яңартылып урнаштырылды.

Географик объектлар атамалары реестры түбәндәге мәгълүматтан гыйбарәт:

- теркәү номеры;

- географик объект атамасы;

- объект төре;

- географик объектның GOST-83 буенча латин шрифтындагы атамасы һәм төре;

- объектның географик урнашуы (шул исәптән регионга бәйләнеше, географик координаталар, башка географик объектларга бәйләнеше).

“Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре үзәге” ФДБУ рәсми сайтында реестрлар атамаларның алфавит тәртибендә, pdf форматында “Эшчәнлек” – “Географик атамалар дәүләт каталогы” – “ГКГН реестрлары” бүлегендә урнаштырыла https://cgkipd.ru/science/names/reestry-gkgn.php

 

“Геодезия картография һәм пространство белешмәләре” ФДБУ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International