Министрлык хезмәткәрләре "Интернет" челтәрендә дәүләт органнарының рәсми сайтларының бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыру буенча укыту семинарында катнаштылар

2022 елның 29 июне, чәршәмбе

Бүген видеоконференцэлемтә режимында «Интернет» челтәрендә дәүләт органнарының рәсми сайтларының бүлекләрен урнаштыру һәм тулыландыру буенча укыту семинары узды.

Семинарны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфат Мингалимов һәм Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы мониторинг бүлеге баш киңәшчесе Александр Лохотской үткәрде.

Семинар барышында Татарстан Республикасының барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләре сорауларга тулы җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International