2022 елның 30 нчы июнь торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 3 635,73 миллион сум акча керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 856% ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча: 2022 елның 30 июненә Татарстан Республикасы бюджетына кергән:
мөлкәтне арендалаудан-116,96 млн сум – план 65,6% ка үтәлгән;
җир арендалаудан-3 338,45 млн сум – план 4 911,2% ка үтәлгән;
сервитуттан-11,88 млн сум – план 395,9% ка үтәлгән;
мөлкәт сатудан-9,18 млн сум акча кергән – план 30,6% ка үтәлгән;
җир кишәрлекләрен сатудан-4,61 млн. сум акча кергән – план 307,4% ка үтәлгән;
ышанычлы идарәдән-43,57 млн. сум – план 136,7% ка үтәлгән;
дивидендлар-23,17 млн сум – план 27,6% ка үтәлгән;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше-75,7 млн. сум - план 269,8% ка үтәлгән;
башка табышлардан-12,22 млн. сум.