Фондта 1 яртыеллыктагы эшчәнлек буенча нәтиҗәләр ясалды

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының атналык киңәшмәсендә “Татарстан Республикасы Пространство белешмәләре фонды” директоры Айрат Усманов агымдагы елның 1 яртыеллыгында оешманың эшчәнлеге буенча хисап тотты.

Беренче ике квартал дәвамында фондка ТР авыл һәм шәһәр җирлекләренең вектор юнәлешендә 167 генераль планнары кертелде. ТР ПБФ белешмәләрен саклау һәм күрсәтү геомәгълүмати системасын тулыландыру дәвам итә. Шулай ук Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән атамалар каталогын төзү буенча килешү имзаланды. Татар телендәге норматив хокукый документларда һәм ТР Фәннәр академиясенең фәнни эшләрендә географик объектлар атамаларын эзләү эшләре дә дәвам итә. 

Татарстан чиген билгеләүгә килгәндә, 2022 елның 2 кварталы ахырына 3 бәхәсле участок калды (1 фрагмент Киров өлкәсе белән, 2 – Удмуртия Республикасында). Башкортостан, Марий Эл, Чуваш республикалары, Оренбург  өлкәс белән чик узу турында килешүләр расланган. Оренбург, Башкортостан белән чик буенча җир төзелеше эшләре Росреестрга юнәлдерелгән. Татарстанның Марий Эл, Самара, Ульян өлкәләре белән Татарстан чиге проектлары расланган.

Хисапта шулай ук оешманың финанс, сатып алу, кадрлар, хокук, матбугат хезмәте эшчәнлеге, шәһәр төзелеше документларын инвентаризацияләү турындагы барлык мәгълүмат күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International