Татарстан Республикасы чиген билгеләү буенча эшләр дәвам итә

2022 елның 12 июле, сишәмбе

Видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе субъектлары арасындагы чик турында белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү сораулары буенча киңәшмә узды. Очрашуны Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Кадастр эшләре һәм җир төзелеше идарәсе оештырды.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстан белән күрше төбәкләр арасындагы чикләрне билгеләү буенча эшләрнең статусын карап чыктылар. Хәзерге вакытта Оренбург өлкәсе, Башкортостан һәм Чувашия Республикалары белән чик билгеләү турында 3 килешү имзаланган. Якын арада Марий Эл Республикасы, Самара һәм Ульян өлкәләре белән килешүләр кул куюга чыгарылачак. Удмуртия Республикасы белән 2 фрагмент һәм Киров өлкәсендәге 1 кишәрлек буенча чик проектын килештерү процессы дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International